"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ

назад

Чирмешән урман хуҗалыгы 1991 елда оешкан. Ул Татарстан Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә Чирмешән административ районы территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 36368 га тигез, шул исәптән, 33923 га - урман белән капланган җирләр, шуның 5316 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 1016 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 3 урманчылык керә:

  • Светлогорск урманчылыгы - 13074 га;
  • Чирмешән урманчылыгы - 10304 га;
  • 2 нче номерлы Чишмә урманчылыгы - 12990 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 3014 га;
  • II төркем - 33354 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 4166 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 3061 га; чыршы - 1014 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 3841 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 3298 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 25749 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 3257 га, усак - 11227 га, юкә - 10914 га);
  • куаклыклар - 167 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 4228,2 мең м3. Урман бүлемтеге - 36,1 мең кв.м3.

 

 

Мотыйгуллин Алмаз Ривгат улы
Телефон:
8(84396) 2-58-79
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International