Төп вазыйфалары:
- Министрлыкның боерыкларын һәм башка норматив-хокукый актларын үзгәртү яки гамәлдән чыгару (яки көчен югалткан дип табу) буенча тәкъдимнәр кертү;
- проектларның хокукый экспертизасын гамәлгә ашыру:
- боерыклар, күрсәтмәләр, карарлар һәм Министрлыкның башка хокукый актлары;
- килешүләр, контрактлар. Министрлык катнаша торган башка килешүләр;
- Татарстан Республикасы милеге булган урман участогын арендалау килешүен сату яки урманнарны сату-алу килешүен төзү хокукына заказ урнаштыру һәм аукцион уздыру нәтиҗәләре буенча әзерләнә торган документлар;
- Министрлыкка килә торган норматив-хокукый акт проектларына бәяләмә әзерләү буенча эшчәнлек;
- Министрлык бүлекләрендә эшләнә торган норматив-хокукый актларны әзерләүдә катнашу;
- норматив-хокукый актларны системалаштырып хисапта тоту һәм саклауны гамәлгә ашыру;
- Министрлык җитәкчелеге өчен законнар буенча белешмә материал әзерләү;
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Респбуликасы норматив-хокукый актларын күзәтүне нәшер итү;
- норматив-хокукый акт проектларын редакцияләү;
- Министрлык әзерләгән ведомство норматив-хокукый актларын теркәү һәм матбугатта бастыру;
- Министр йөкләмәсе буенча хөкем һәм башка органнарда Министрлык мәнфәгатьләрен кайгырту;
- Министр йөкләмәсе буенча аның компетенциясенә караган физик һәм юридик затларның сораулары булган хатларны тикшерү;
Министрлык эшчәнлегенең перспектив планнарын һәм отчетларын әзерләүдә катнашу.