Шагаева
Эльмира Минталиб кызы
Эшләр белән идарә итүче
Туган көне:
1974 елның 14 июне
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(843) 221-37-07
E-Mail:
Elmira.Mintalibovna@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1974 елның 14 июнендә Аксубай районының Аксубай штп туган.

Белеме:
- 1996 елда Казан дәүләт педагогика университетын "рус теле һәм әдәбияты укытучысы" белгечлеге буенча тәмамлаган;
- 2012 елда "Мәгарифтә идарә" программасы буенча Мәскәү социаль-гуманитар институтын тәмамлаган;
- 2017 елда Казан (Идел буе) федераль университетында квалификация күтәрү курслары узган ("Яшь җитәкче" программасы).

Хезмәт эшчәнлеге:
12.08.1996 – 29.08.1997 – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе китапханәчесе;
01.09.1997 – 17.08.2001 – Аксубай районының рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
20.08.2001 – 02.09.2008 – Нурлат шәһәренең 9 нчы урта мәктәбе директоры урынбасары;
03.09.2008 – 16.03.2015 – "Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының мәгълүмат-методика үзәге" МУ методисты;
17.03.2015 – 08.11.2016 – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары;
09.11.2016 – 09.07.2017 – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы;
10.07.2017 – 10.10.2018 – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе;
11.10.2018 – 21.06.2019 –Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
24.06.2019 башлап бүгенге көнгә кадәр – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе.

Дәүләт бүләкләре:
ТР Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазе, 2013 ел;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, 2013 ел;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, 2015 ел;
"Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, 2016 ел;
ТР Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазе, 2016 ел;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, 2019 ел;
Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлеге республика комитетының Мактау кәгазе, 2019 ел.
Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте, 2023 ел.

Кияүдә, 2 бала тәрбияли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International