7 октябрьдә – һәркем “Урман атнасы-2017” акциясенә!

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү мәсьәләләренә җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 7 октябреннән 16сына кадәрге чорда табигать саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясен үткәрергә планлаштыра.

Республикада яшәүчеләрнең барысына да шушы акциягә теләктәшлек белдерергә һәм чараларның берсендә – урман фондына агач утырту, урман фондын каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту, урман фонды территориясен ауган һәм корыган агачлардан төзекләндерү эшендә катнашырга тәкъдим итәбез. Чаралар планлаштырыла торган кишәрлекләр Шәһәр яны урманчылыгында урнашкан. Катнашучыларны туплау һәм акцияне рәсми рәвештә башлап җибәрү – 09.00 сәгатьтә. Җыелу урыннары карталарда һәм таблицада күрсәтелгән.

№ п/п Чаралар Акциядә катнашучыларны җыю урыны

1 Урман утырту кишәрлеге Лаеш районы, Комлы Ковал авылына таба борылыш

2 Урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан төзекләндерү урыны Казан шәһәренең Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы

3 Урман фонды территориясен ауган һәм корыган агачлардан чистарту урыны Лаеш районы, Орел поселогы янәшәсендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International