Һәркемне “Урман атнасы” табигать саклау акциясендә катнашырга чакырабыз!

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясе старт ала, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.

Бу көздә “Урман атнасы” республиканың барлык муниципаль районнарында, Шәһәр яны урманчылыгының һәм Казан шәһәренең берничә мәйданчыгында үткәреләчәк. Акция кысаларында 250 гектарда яшь үсентеләр утыртылачак, территорияләр каты көнкүреш калдыкларыннан,

ауган һәм корыган агачлардан чистартып, төзекләндереләчәк. Акциядә барлыгы республикада яшәүче 30 мең кеше катнашачак, болар – ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, укытучылар һәм студентлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International