Узган шимбә көнендә, 7 октябрьдә, республика буенча “Урман атнасы” табигатьне саклау акциясе старт алды, аңа республикада яшәүче 30 мең тирәсе кеше кушылды, шул исәптән ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, укытучылар һәм белем йортларында укучы студентлар үзләреннән өлеш кертте. Энтузиастлар агачлар утырттылар, урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, ауган һәм картайган агач коры-сарыларыннан тәртипкә китерделәр.
Казан шәһәрендәге үзәк чара “Вахитов” скверында булды, биредә, гадәткә әйләнгәнчә, 400 данә чыршы утыртылды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республиканың барлык муниципаль районнарында да истәлекле аллеялар барлыкка килде. Әйтик, “Казан арты” биектау паркында Хөкем йортының чыршы аллеясына нигез салынды. Биредә Фемидага хезмәт итүче 120 кеше катнашты.
Билгеләп үтик, әлеге акция Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән үткәрелә, 2010 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Агач утырту эше елына ике мәртәбә, язын һәм көз көне башкарыла. Урманчылар белән республикада яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы аркасында яз көне 400 гектарда 3,5 миллион данә яшь агачка гомер бүләк ителде.
Урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Ә.Н.Бәдертдинов билгеләп узганча, Татарстан Россия Федерациясендәге аз урманлы төбәк булып санала, территориябезнең урман белән каплану дәрәҗәсе нибары 17,5 процент тәшкил итә, шуңа күрә дә ел саен аның мәйданын арттырырга кирәк. Моңа охшаш чаралар җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, аларны яңадан җитештерү проблемаларына җәлеп итү максатында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.
“Урман атнасы” 2017 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк.