Стәрле елгасының яшел коридоры

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Экология елы һәм Махсус сакланучы табигать территорияләре елы кысаларында Азнакай муниципаль районында 2017 елның 6 октябрендә республиканың “Урман утырту көне” табигать саклау акциясе булып узды. “Чатыр-Тау” дәүләт табигать заказнигы белгечләре, район җитәкчелегенең ярдәме белән, Стәрле елгасы табигать һәйкәле ярлары буйларына агачлар утыртты. Акциядә Азнакай шәһәрендәге барлык идарәләр һәм оешмалар (600 тирәсе кеше) катнашты. 6000 данәдән артык тупыл, имән, миләш агачы утыртылды. Акциянең максаты – Стәрле елгасы ярын ишелүдән туктату, бу исә аның флорасын һәм фаунасын сакларга ярдәм итәчәк.

Стәрле елгасы – төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре. Аның озынлыгы – 53,3 чакрым. Стәрле елгасы Бөгелмә-Бәләбәй материк яссылыгы буенча агып, гүзәл үзәнлек сөзәклекләре белән аерылып тора, аларда кечкенә һәм төрле үләнле, типчаклы дала урман кишәрлекләре сакланып калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International