“Татарстанның яшел калканы” проекты һәм “Урман атнасы” табигать саклау акциясе кысаларында Түбән Камада бүген чыршы, каен, юкә, усак агачлары утыртылды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов, ТКР башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, Түбән Кама хакимияте вәкилләре, шулай ук шәһәрдәге предприятиеләрнең, оешмаларның һәм идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре катнашты.

“Татарстанның яшел калканы” республика проектына Түбән Каманың санитар-саклык зонасы районында старт бирелде, бу урын сәнәгать зонасы һәм шәһәр арасында урнашкан. Бүген биредә биеклеге 1,5 метр булган 220 эре үсенте утыртылды. Болар – чыршылар, наратлар, каеннар, миләш, корычагач үсентеләре, алар Түбән Кама урман хуҗалыгы питомнигында җитештерелгән, һәм Саба урман хуҗалыгыннан алып киленгән ике яшьлек 1800 нарат чәчкеннәренә гомер бирелде. Яшь утыртмаларны биредә 11 ел эчек Түбән Камада 2006 елда башланып киткән “Яшел калкан” муниципаль проекты кысаларында утыртылган агачлар янәшәсендә утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International