“Иминлекле урман – чиста урман”

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Безнең һәркайсыбыз табигатьнең аерылгысыз өлеше булып тора. Безгә язның беренче хәбәрчесе булган тәүге тамчыларны; ак әкияткә әвереләчәк тәүге карны; җирне алтын келәмгә күмәчәк яфрак коелуны күзәтүе ошый. Ләкин бу гүзәллекнең күп очракта безгә, табигатькә карата булган мөнәсәбәтебезгә бәйле булуы турында онытып җибәрәбез. Урманнар мәһабәт агачлары, хуш исле үләннәре, чиста елгалары белән сөендерергә тиеш. Әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигатькә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында 2017 елның 19 октябрендә “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы активистлары “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ вәкиле Л.В. Садыйкова һәм “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкиле А.А. Нигъмәтуллин белән берлектә “Татарстанның чиста урманнары” акциясен үткәрделәр. Урман авызын һәм янәшәдә агучы чишмә тирәсен чүп-чардан чистарттылар. Акциянең шигаре: “Иминлекле урман – чиста урман”, – иде. Урманның безнең милли байлыгыбыз булуы турында истә тотарга кирәк. Аны саклау, иминлекле итү – безнең уртак бурыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International