“Җир – безнең уртак йортыбыз”. Урман-Кәләй мәктәбендә Әлмәт муниципаль райоыны мәгариф учреждениеләренең экология буенча семинар-киңәшмәсе булып узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

“Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы” кысаларында Урман-Кәләй УГБМ МБМУ учреждениесендә Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең “Җир – безнең уртак йортыбыз” темасына экология буенча семинар-киңәшмәсе булып узды. Җитәкче-урманчы Д.Г. Миндрахманов укучыларга урманчылыкның эше турында сөйләде. Нефть табучы төбәктәге урманнарның экология проблемаларына басым ясалды. УГБМ укытучылары тарафыннан калдыклардан файдалану буенча мастер-класслар – яраксыз материалдан кул эшләнмәләре күрсәтелде. Шулай ук укучыларның, мәктәп урманчылык әгъзаларының докладлары, укучыларның экология буенча проект-эзләнү эшчәнлеген оештыру турындагы чыгышлары тыңланды. Семинар азагында төбәк әһәмиятендәге “Акташ чокыры” табигать ядкәренә экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International