Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны гамәлгә ашыруы турында 30 октябрь көнне киңәшмәдә фикер алышачаклар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны гамәлгә ашыруы, урманнарны яклау буенча чаралар уздырырга киңәш ителә торган урман кишәрлекләре һәм хисап мәгълүматлары реестрын алып баруы” дигән темага киңәшмә була. Киңәшмәдә Министрлык аппараты, Урманны саклау үзәге белгечләре, җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыгы инженерлары катнашачак.

Чарада министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең урманнарны саклау буенча эшен анализлау, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, аренда мөнәсәбәтләренә кагылышлы көн кадагындагы мәсьәләләр һ.б. турында фикер алышырга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International