Яңа ел бәйрәмнәренә ылыслы токым агачларын әзерләү өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзүгә хокук сату буенча аукцион

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы яңа ел бәйрәмнәренә Татарстан Республикасының 31 урманчылыгы буенча урман фонды территориясендә урнашкан чыршыларны һәм (яисә) ылыслы башка токым агачларын әзерләү өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзүгә хокук сату буенча 2017 елның 2 ноябрендә булып узган аукцион йомгаклары турында хәбәр итә.

31 лот буенча аукцион узмаган дип танылды (РФ УК 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы). Аукциондагы бердәнбер катнашучылар белән беркетмәләр имзалана һәм аукцион нәтиҗәләре турында “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач шартнамәләр төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International