Министрлык хезмәткәрләре “Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачуда катнашты

2017 елның 17 ноябре, җомга

16 ноябрьдә КНИТУ-КАИ институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум ике көнгә планлаштырылган, аның кысаларында экология һәм табигатьтән файдалану, экологик куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне, тотрыклы үсеш буенча социаль-икътисадый мәсьәләләрне, иминлекле әйләнә-тирә мохиткә хокукларны тәэмин итү буенча халыкара,

дәүләти һәм иҗтимагый чаралар системасын, Татарстанны экологик яктан тотрыклы үстерү өстенлекләрен карау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International