РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик доклад белән чыгыш ясаганда болай диде: “Соңгы егерме ел эчендә безнең илдә урман законнары берничә мәртәбә радикаль рәвештә үзгәртелде, урманнар белән дәүләт идарәсе төзелеше һәм вазыйфалары берничә мәртәбә үзгәртеп корылды. Урман кодексы кабул ителгән вакытында аеруча дискуссияле документ булган иде. Документны кабул итүгә һәм аннан соңгы имплементацияләүгә бәйле ул дебатлар бүген дә дәвам итә.
Урман ресурслары россиялеләрнең иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый эшчәнлегендә һәрвакыт уникаль һәм әһәмиятле урыннарны алып торды. Урман ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү – кирәкле корал ул, аның ярдәмендә дәүләт җәмәгатьне катнаштыру өчен, халык ихтыяҗларына карата тотрыклы үсешкә һәм кабул итүчәнлеккә алып бара һәм Россия Федерациясенең илкүләм стратегик өстенлеге буларак карала торган, төбәк өчен әһәмиятле һәм ачык булган сәясәтне уздырырга мөмкин һәм тиеш”.
Утырышта катнашучылар урманнардан файдалану, законсыз кисү һәм урман торгызу темалары, урманнарны янгыннардан саклау һәм корткычлардан яклау, агач материалын эшкәртүче предприятиеләргә – эшкәртүчеләргә закон ягыннан булышлыкны арттыру темалары, шулай ук урман хуҗалыгына теге яки бу дәрәҗәдә бәйле башка темалар хакында сөйләште.
– Контроль-күзәтчелек вазыйфалары балансы, урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеге, агач сату-алу күзлегеннән чыгып караганда вәкаләтләр бүлү мәсьәләсе... Бүген без дикорослар темасы хакында фикер алыштык. Һәм бу, чыннан да, әһәмиятле темалар, алар эшкәртүне таләп итә. Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе Николай Николаев безне туплаган мәйданда урман хуҗалыгының һәм катнаш өлкәләрнең абсолют дәрәҗәдә барлык аспектлары, юнәлешләре күрсәтелде. Һичшиксез, бик күп сораулар туды, алар иң югары дәрәҗәдә карарлар кабул итүне таләп итә. Һәм шунысы әйбәт: бу
мәсьәләләрне хәл итү өчен тармакның барлык төбәкләрендәге вәкилләре дә җыелды. Бу диалог бик файдалы. Хәзерге вакытта без урманнарны тәртипкә китерүнең яңа Концепциясен әзерлибез, аның хакында 5 декабрьдә Новосибирскида фикер алышачакбыз. Мин ышанам, бүгенге тыңлаулардан алынган нәтиҗәләр, чара йомгаклары буенча кабул ителәчәк карарлар Россиябезнең урман хуҗалыгына файда китерер һәм киләчәк буыннар өчен табигать байлыкларын сакларга ярдәм итәр, – дип ассызыклады Рослесхоз башлыгы Иван Валентик булып узган чараның әһәмиятелеге хакында.