“Россия урманы”

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Декабрьнең 6сыннан 8енә кадәр Вологда шәһәрендә “Россия урманы” дип аталган 22 нче халыкара күргәзмә була. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашырга планлаштыра.

“Россия урманы” күргәзмәсе ике дистә елдан артык инде илебезнең урман сәнәгате комплексында елның төп һәм көтелгән вакыйгаларыннан

берсе булып тора. Анда Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә танылган компанияләре, шул исәптән урман бизнесы белән яңа шөгыльләнә башлаучылар да катнаша.

Катнашучылар әңгәмә мәйданчыкларында урманнарны тернәкләндерү һәм яклау, федераль законнардагы үзгәрешләр, урман сәнәгатен үстерү перспективалары һәм башка күптөрле мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Күргәзмәдә шулай ук урман әзерләү һәм агач эшкәртүнең яңа технологияләре күрсәтеләчәк, урман сәнәгате өлкәсендә кулланыла торган иң яңа җайланмалар һәм техника белән танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International