Сусаклагыч яклаучы утыртмалар утырту әһәмияте турында

2017 елның 1 декабре, җомга

Экология елы кысаларында Казанда “Казан ярминкәсе” КҮ базасында “Чиста су” темасына халыкара конференция уза. Әлеге форум кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Сусаклагыч яклаучы утыртмалар утыртуның әһәмияте турында доклад белән чыгыш ясаганда, Ә.Н. Бәдертдинов болай дип билгеләде: “Республикада урман торгызу һәм урман үрчетү буенча еллык күләмнәрне исәпкә алганда, безнең Россия Федерациясенең башка субъектларына да агач утырту мөмкинлегебез бар. Яклаучы урманнарны үрчетү мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Республикасында ел саен урманчылар тырышлыгы белән 2 мең гектардан артык мәйданда эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмалары утыртыла. Урманнарның сусаклагыч һәм туфрак яклаучы вазыйфаларын саклау белән беррәттән, кече елгаларның су саклау зоналарына урманнар, ерганакларда-чокырларда яклаучы утыртмалар утырту, шулай ук кырсаклагыч һәм юл буе урман полосаларын булдыру эшләрен дәвам иттерү зарур. Бүгенге көндә мондый утыртмаларның гомуми мәйданы 57 мең гектардан артып китә. Хәзерге вакытта, Министрлык бәяләүләренә караганда, 7 мең гектардан артык урында су саклау утыртмаларын утыртырга кирәк. Тиешенчә финанслау булган очракта, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы сусаклагыч яклаучы утыртмаларга нигез салу эшләрен уздырырга әзер. Моның өчен Министрлыкның ведомство буйсынуында торучы учреждениеләрдә кирәкле техника, тиешле ассортимент һәм кирәкле күләмдә утырту материалы бар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International