Татарстан урманчылары Вологда шәһәрендә “Россия урманы” XXII Халыкара күргәзмәсендә катнаша

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдә Вологда шәһәрендә “Россия урманы” XXII Халыкара күргәзмәсе старт алды, биредә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы вәкилләре, Россия субъектларыннан, тикшереп торучы ведомстволардан һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр җыелды. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов һәм урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Т.Р.Галиев катнаша.

Вологодск өлкәсенең Иҗтимагый палатасында булып узган конференция кысаларында “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә ачык белешмәләр җыелмасын урнаштыру” темасына семинар булып узды. Әмир Бәдертдинов үзенең докладында билгеләп узганча, дәүләт идарәсе системасы тотрыклы эшләсен өчен, шулай ук тулаем алганда җәмгыятьнең ихтирамын һәм ышанычын арттыру өчен дәүләт органнарына ачык һәм үтәкүренмәле булу форматында эшләү зарур. Ул республикада урман мөнәсәбәтләре өлешендә ачык булу системасының эше турында сөйләде (“Халык контроле”, Министрлык сайтында мәгълүматлар урнаштыру, шул исәптән дәүләт урман реестрының

еллык формалары). Моннан тыш, Ә.Н. Бәдертдинов яңалыклар турында да әйтеп узды: “Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми сайтта “Мәгълүмат һәм статистика” бүлегендә планлаштырылучы һәм уздырылучы урман хуҗалыгы чаралары буенча, шул исәптән республиканың зур шәһәрләре (Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы һ.б.) янәшәсендә агач кисүләр буенча белешмәләр яктырту буенча әзерлек эшләре алып барыла. Аңлату холкына ия булган әлеге мәгълүмат урман утыртмаларын кисү өлешендә халыктан алынган тискәре кайтавазларны киметергә тиеш”.

Вологда шәһәрендә “Россия урманы” XXII Халыкара күргәзмәсе 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International