Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ учреждениесендә җитәкче-урманчы Г.З. Мөхәммәтханова “Ютазы урта мәктәбе” МБМУ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында белем алучылар алдында “Коррупциягә каршы көрәш нигезләре” темасына лекция укыды.
Чыгыш кысаларында укучыларга “коррупция” төшенчәсе аңлатылды, аның башка хокук бозулардан аермалары күрсәтелде; балалар коррупция формалары һәм коррупциячел хокук бозуларны кылган өчен каралган җаваплылык чаралары турында белделәр.
Шулай ук укучыларга коррупциягә каршы тәртип нигезләре турында да мәгълүмат бирелде: коррупциячел җинаятьтә катнашучы булмас өчен үзеңне ничек тотарга; коррупция күренешләреннән үзеңне ничек сакларга; ришвәт таләп итү очрагында кемгә мөрәҗәгать итәргә.
Әңгәмә барышында әлеге тематика буенча яңгыраган барлык сорауларга җаваплар бирелде.
Чыгыш азагында укучыларга “Коррупциягә каршы көрәш” акциясендә катнашу турында сертификатлар тапшырылды, аның кысаларында балалар “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ бинасында һәм мәктәптә рәсемнәр күргәзмәсе оештырган иде.