Яшь урманчылар – “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ белән берлектә оештырылган “Табигать язмышында – безнең язмыш” экология конкурсында җиңүче

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә үзәк китапханәсендә “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ белән берлектә оештырылган “Табигать язмышында – безнең язмыш” экологик эссе конкурсында җиңүчеләрне, призерларны котлау тантанасы булды. Конкурс Экология елы һәм Махсус сакланучы табигать территорияләре кысаларында узды. Аның максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне табигатьне яратырга өйрәтү, сакчыл карашлы булырга өндәү, шулай ук экологик культураны формалаштыруга юнәлдерелгән китап уку эшчәнлегенә юнәлтү. Конкурска

40тан артык иҗат эше тапшырылды. Җиңүчеләрне сайлап алуы җиңелләрдән булмады. “Ютазы урта мәктәбе” МБМУ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында укучылар да читтә калмады. Яшь урманчылар һәм экологлар җиңү яулады: 1 урында – Садыйков Марат; 2 урында – Лукашина Азалина. Тамашачы күңелен яулаучылар призы Хафизов Зөфәргә тапшырылды. Мәктәп укучылар каршында “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкилләре – урманнан файдалану инженеры Латыйфуллина Г.И., урманны саклау һәм яклау буенча инженер Мухалева О.А. һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ Садыйкова Л.В. катнашты.

Беркем дә игътибарсыз калмады. Җиңүчеләр һәм конкурста катнашучылар дипломнар белән бергә “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкилләре кулларыннан чыршы үсентеләре дә алды. Балалар үз чиратында яшь агачларны үз мәктәпләре янында утыртырга һәм аны тәрбияләп үстерергә сүз бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International