УРМАННАРДАН ФАЙДАЛАНУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА!

2017 елның 22 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән еллык хисаплылыкны кабул итү эшен башлап җибәрде

Россия Федерациясе Урман кодексының 26 статьясы нигезендә урман кишәрлекләре арендага яисә даими (вакыты чикләнмичә) файдалануга тапшырылган затларга җир кишәрлегеннән файдалануга керешер алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына урман декларациясе (урманнарны үзләштерү проекты нигезендә урманнардан файдалану турында гариза) тапшырырга кирәк.

Урман декларациясе ел саен урманнардан файдалану буенча күздә тотылган срок башланырга кимендә ун көн калганчы тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу вакыты – урманнардан файдалана башлауның күздә тотылган чоры башланганнан соң иң күбе 12 ай.

Билгеләнгән тәртиптә урман декларациясен тапшырмыйча урман кишәрлегеннән файдалану административ хокук бозу булып тора.

Урман декларациясенең формасы, шулай ук аны тутыру һәм тапшыру тәртибе, урман декларациясенең электрон форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 16.01.2015 № 17 боерыгы белән расланды.

Россия Федерациясе Урман кодексының 49, 60, 60.11 һәм 66 кодекслары нигезендә урманнардан файдалану турында хисап (алынган урман ресурслары күләме, аларның товар структурасы турында мәгълүмат, башка мәгълүмат), урманнарны янгыннан саклау турында хисап, урманнарны яклау турында хисап, урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, юридик затлар тарафыннан, вәкаләтләренә туры китереп, дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына тапшырыла.

Урманнардан файдалану турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ай саен, хисап тапшырылган айдан соңгы айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла (агач материалы әзерләү максатларында урманнардан файдаланганда, шулай ук урман утыртмалары кисүне күздә тоткан башка төрле максатларда урманнардан файдалану очрагында). Урманнардан файдалану очрагында урман утыртмалары киселмәсә, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнардан файдалану турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук урманнардан файдалану турында электрон формадагы хисап форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 25.12.2014 № 573 боерыгы белән расланды.

Урманнарны янгыннан саклау турында хисап РФ Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны саклау чараларын гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар,

юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Әгәр урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны саклау чаралары каралмаса, хисап чорыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча, ел саен тапшырыла.

Урманнарны яклау турында хисап РФ Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны яклау чараларын гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Әгәр урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны яклау чаралары каралмаса, хисап чорыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча, ел саен тапшырыла.

Урманнарны янгыннан саклау турында хисап формасы һәм урманнарны яклау турында хисап формасы, шулай ук аларны тапшыру тәртипләре Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 09.03.2017 № 78 боерыгы белән расланды.

Урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү турында хисап урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү белән шөгыльләнүче гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Әгәр урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында ел дәвамында урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү чараларын уздыру күздә тотылмаса, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү турында хисап формасы, аны тапшыру тәртибе Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 20.01.2015 № 28 боерыгы белән расланды.

Хисапларның һәм урман декларациясенең формасы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылды. 8 (843) 221-37-26 телефоны аша хисапларны һәм урман декларациясен тутыру һәм аларны тапшыру буенча консультация алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнардан файдаланучыларга Россия Федерациясенең гамәлдәге урман законнары таләпләрен үтәү буенча кирәкле һәм җитәрлек чараларны күрергә, шул исәптән хисапларны һәм урман декларацияләрен вакытында һәм билгеләнгән формада тапшырырга, шулай ук билгеләнгән тәртиптә һәм билгеләнгән формада урман декларацияләрен тапшырмыйча, урман кишәрлекләреннән файдалануга юл куймаска чакыра.

Урманнардан урман кишәрлегенең аренда шартнамәсе, урман кишәрлегеннән даими (вакыты чикләнмичә) файдалану шартнамәсе шартларын бозып файдалану Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.25 статьясының 4 өлеше буенча административ

җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була. Гражданнар өчен административ штрафлар күләме сигез йөз сумнан ике мең сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен биш мең сумнан ун мең сумга кадәр; юридик затлар өчен кырык мең сумнан сиксән мең сумга кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International