Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов федераль башкалада эш сәфәре белән, “Урманчыларның Россия җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының җиденче съездында катнаша. Урманчыларның Россия җәмгыятенә 1832 елның 25 февралендә нигез салына. Хәзерге җәмгыятькә Россия Федерациясе субъектларындагы урман хуҗалыгы галимнәре һәм урман гамәлчеләре бер максат белән җыелган – илнең урман байлыкларын үрчетү һәм саклау. Җәмәгатьчелек тарафыннан экологик урман белеме, яшь буынны патриотик тәрбияләү һәм урман һәм урман хуҗалыгы турында белемнәрне пропагандалау эшләре алып барыла.
Җиденче съездда “Урманчыларның Россия җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының эшен камилләштерү мәсьәләләре хакында сөйләшәчәкләр һәм 2018-2019 елларга үзәк советының һәм аның төбәктәге бүлекләренең эш планы турында фикер алышачаклар.