2017 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты вәкиле – урман реестрын алып баруны тикшереп тору һәм җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Е.М.Дымза, “Рослесинфорг” ФДБУ Казан һәм Нократ филиаллары, урманчылыклар вәкилләре һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашында урманнарны тәртипкә китерү буенча икенче киңәшмә булып узды.
2017 елда урманнарны тәртипкә китерү эшләре Әлки, Азнакай, Биләр һәм Түбән Кама урманчылыклары территориясендә дәүләт контрактларына нигезләнеп “Рослесинфорг” ФДБУ Казан һәм Нократ филиаллары белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Быел Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләренең чираттагы циклы төгәлләнә. 2017 елгы урманкору эшләрен исәпкә алып, республиканың урман фонды турындагы белешмәләр барлык урманчылыклар киселешендә актуаль һәм материалларның әзерләнү вакыты 5 елдан кимрәк булачак.
Шулай ук әлеге киңәшмәдә урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентларын эшләү һәм раслау буенча проблемалы мәсьәләләр, 2018 елда Урман планын эшләү һәм раслау буенча алда көтеләчәк эшләргә кагылышлы мәсьәләләр, урман-парк пояслары булдыру, шулай ук торак пунктлары чикләрендә урнашкан урманнар турындагы белешмәләрне ЕГРН кертүгә бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр.