Һәркем балачактан ук булачак һөнәре турында хыяллана. Һәм көннәрдән бер көнне кешенең тормышында шундый бер вакыт барлыкка килә: мәктәпне тәмамлаганнан соң ул үзенең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр була.
Республика мәктәпләрендә укучылар белән һөнәри юнәлеш буенча эшләр уздыру максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лубян урман-техника көллияте укытучылары һәм студентлары арасыннан “Урман – минем сәләтем!” исеме астында агитбригада оештырылды. Мәктәп укучылары белән беренче очрашу республиканың Кукмара районында булды.
Укучылар алдында Лубян урман-техника көллияте директоры А.М. Данилов, укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары В.А.Кульгеев, укыту эше буенча директор урынбасары И.В Богомолова чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Ф.Ф.Әһмәдуллин чыгыш ясады. Мәктәп укучылары белән аралашканда Фәнил Әһмәдуллин бүгенге көндә урманчы һөнәренең актуаль булуы турында искәртеп узды: “Урман – катлаулы биологик механизм, ә урманчы – илдәге иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе, ул табигатьне, урманны яратып кына калмый, ә аның тормышына актив үтеп керә, Җир шарының кыяфәтен үзгәртә. Урманчы актив эшләгән җирдә урманнар үсә. Мин 1994 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамладым, техник-урманчы һөнәрен алдым (бүгенге көндә – урман мастеры). 1994 елда Шәһәр яны урман хуҗалыгында урманны саклау һәм яклау инженеры булып эшли башладым, аннан соң баш инженер булдым, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә җиттем. Атаклы урыс урманчысы Г.Ф. Морозов бервакыт болай дигән: “Әгәр урманнар булмаган булса, кешелек агач материалына ихтыяҗ кичерер, ул чакта кешеләр урман уйлап чыгарган булыр иде. Мөгаен табигатьтәге кебекне.” Ләкин урман тәрбияләүне һәм үзен саклауны таләп итә. Һәм бу эш белән урман хуҗалыгы мастерлары һәм инженерлары шөгыльләнә. Мин өметләнәм, балалар, киләчәктә сезнең арагыздан кем дә булса безнең коллегага әйләнер – урманчы булыр”, – диде Ф.Ф.Әһмәдуллин.
Кукмара районы укучылары әлеге очрашудан канәгать калдылар һәм кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә һәм концерт номерлары оештурчыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу аларның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән беренче очрашулары иде.