“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 11 аендагы эш йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды. Анда министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Спикер журналистларга агымдагы елда гомуми 2061 гектар мәйданда урманчылар тарафыннан урман торгызу эшләренең тулы күләмдә, сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарылуы турында хәбәр итте. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы кысаларында урманнарны саклау һәм яклау максатларында 2 мең гектардан артык мәйданда яр-балка утыртмаларына нигез салынган, 122 гектарда кыр саклаучы урман утыртмалары утыртылган. 896 гектарда коры-сары һәм кыр саклаучы зыян күргән агачлардан чистарту эше башкарылган. 6.5 мең кг орлык әзерләнгән, шул исәптән: 1343 кг ылыслы токым орлыгы; 5304 кг яфраклы токым орлыгы. 53 база урман питомникларында 27 гектарда орлык чәчү эше башкарылган, план буенча ул 22 га булырга тиеш.
Кисүләрнең барлык төрләре буенча кулланылырга тиешле диләнке исәбе 2400 мең кбм тәшкил иткән. Агымдагы елда ул 898 мең кбм (37,6%) күләмендә үзләштерелгән. Урманны тәрбияви кисүләр 17,7 мең гектарда башкарылган. Шул ук вакытта әзерләнгән агач материалының гомуми күләме 600 мең кбм тәшкил иткән, ликвидлы агач материалы – 483 мең кбм, бу исә узган ел белән чагыштырганда 5%ка күбрәк.
7,6 мең гектар мәйданда яшь үсентеләрне ТР Урман планында каралган күләмдә тәрбияләү эше башкарылган. Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү максатларында 2017 елда урман утыртмаларын сату-алу
шартнамәләре төзүгә хокук сату буенча 20 аукцион уздырылган. 19,6 миллион сумлык 268 мең кбм агач материалы сатылган.
Агымдагы елда 31 урманчылыкта 1236 мең гектар мәйданда урманнарны тәртипкә китерү эше төгәлләнгән, урман хуҗалыгы регламентларына да, аларны урманнарны тәртипкә китерүнең яңа материалларына туры китерү өлешендә, тиешенчә үзгәрешләр кертү эше ахырына якынлашып килә.
Бүгенге көндә республикада урман җирләренең 17%ы кадастр исәбенә куелган. Хәзерге вакытта республиканың урман фондында кадастр эшләре 8 урманчылык территориясендә алып барыла, шулай ук бер урманчылыкның чикләрен билгеләү буенча дәүләт эше башкарылган. Министрлык тарафыннан республикадагы 22 урманчылыкның чикләрен билгеләү буенча Эшләр планын 2018 елга кертү турында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына гарызнамә җибәрелгән.
Урманнарны саклау һәм яклау өлешендә Ә.Н. Бәдертдинов билгеләп узганча, урман фондына чиктәш территорияләрдә янып китү күренешләре 2 мәртәбә арткан һәм 309 очрак тәшкил итә, болар белән берлектә янгын чыгу мәйданнары кимегән – 0,4 га, – урманны саклаучы хезмәткәрләрнең оператив рәвештә чара күрүенә бәйле рәвештә.
70 мең гектарда урман патологиясенә тикшеренү эшләре уздырылган. Урманнарны зыянлы организмнардан яклау өчен 8 мең гектар тирәсе мәйданда зыянлы организмнарның чыганакларын юкка чыгару яисә санын киметү буенча чаралар уздырылган.
11 ай эчендә урман сагы хезмәте тарафыннан урманнарны тикшереп тору барышында урман законнары бозылуның 849 факты ачыкланган. Урман фондына китерелгән зыян суммасы 11 миллион сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, ачыкланган бозу очраклары 21%ка арткан, ә китерелгән зыян күләме 9,5%ка күбәйгән. Барыннан элек, бу хәл урманнардан файдаланучы затларга карата урманнан файдалану шартнамәсе шартларын үтәү буенча уздырылган эш белән аңлатыла.