Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә “Чыршы” ведомствоара оператив-профилактика чарасы уздырыла.
Әлеге чара кысаларында плантацияләрдә һәм питомникларда чыршылар әзерләү һәм әзерләнгәннәрен алып чыгу эше тикшереп торыла.
Урманчылыклардагы белгечләрдән мобиль патруль төркемнәре төзелә.
Ылыслы утыртмалар өстенлек итүче урман кишәрлекләрендә системалы рәвештә патруль эше тәэмин ителә.
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм мәктәпләрдә урманны саклау һәм аңа карата сакчыл караш турында, шулай ук яңа ел бәйрәмнәрендә ылыслы яшь агачларны юкка чыгаруның ярамаганлыгы турында аңлату эшләре алып барыла.
Быел республика буенча урманнарны патрульләү буенча 109 мобиль төркем төзелде, урман утыртмаларын яңа ел чыршылары өчен законсыз кисүнең 5 факты ачыкланды. Урман законнары бозылу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыян күләме 9500 сум тәшкил итте.
Яңа ел чыршыларын сатып алганда белә торып законсыз әзерләнгән агач материалын сатып алу, саклау, ташу яисә саткан өчен гражданнарга биш мең сум күләмендә; вазыйфаи затларга илле мең сум күләмендә; юридик затларга дүрт йөз мең сумнан башлап җиде йөз мең сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин булын истән чыгармаска кирәк.