Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рәсми сайтта урман кишәрлекләрен арендалаучы һәм урман утыртмаларын сатып алучы намуссыз затлар реестрын урнаштырган.
Урман кодексының 98.1 статьясы нигезләмәләрен үтәү максатында Рослесхозда урман кишәрлекләрен арендалаучы һәм урман утыртмаларын сатып алучы намуссыз затлар турында килгән мәгълүматларны карау буенча даими гамәлдә булган Комиссия эшли. Комиссиянең рәисе – Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Елена Комар. Реестрны алып бару Урманнардан файдалану һәм яңадан җитештерү идарәсенә йөкләнгән.
“Намуссыз затлар реестры” барлыкка килү турында нормалар урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен һәм урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләрен төзүгә аукционнар уздырганда сәламәт конкуренция дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Аренда шартнамәләрен төзүгә сатулар уздырганда бу аеруча мөһим булып тора. Чөнки, бер елга кадәрге чорга төзелә торган сату-алу шартнамәләреннән аермалы буларак, аренда шартнамәсе 49 елга кадәр төзелә.
2017 елда региональ урман хезмәтләре тарафыннан уздырыла торган сатулар саны шактый артуга карамастан, аларда спекулянтларның катнашу очраклары ешаеп китте. Алып сатарлар урман ресурсларына булган бәяләрне арттырып, сатулар нәтиҗәсендә җиңеп чыга, ә соңыннан шартнамә төзүдән баш тарта.
Хәзер региональ урман түрәләренә шартнамә таләпләрен үтәмәүче яисә шартнамә төзүдән бөтенләй дә баш тартучы затлар өчен яңа шартнамәләр төзүгә каршы килә торган корал тапшырылды. 2018 елның беренче яртыеллыгында гына да кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен урман утыртмалары сату-алу турында 5 меңнән артык шартнамә төзүгә сатулар уздыру планлаштырыла. Экспертлар реестр сатуларның нәтиҗәлелеген һәм үтәкүренмәлелеген арттырыр һәм урман продукциясенең базарга “алып сатарлар өчен” өстәмә бәяләре куелмыйча килүен тәэмин итәр дип ышана.