Дәүләт Думасында шәхси максатларда җил аударган агачлардан каршылыксыз файдалану өлешендә Урман кодексына кертеләчәк үзгәрешләр турында закон проекты карала

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Аның авторы булып 70 артык депутат һәм сенатор чыгыш ясаган. 2018 елның 23 гыйнварында Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитетында булып узган киңәшмәдә министр урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик тарафыннан хуплау тапты.

Закон проекты рөхсәт документлары рәсмиләштерү буенча озын-озак процедуралар узмыйча урманнан үз ихтыяҗларың өчен җил аударган агачларны ала алмаган гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә эшләнгән.

Россия Федерациясе табигать ресруслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик билгеләп узганча, Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты депутатлары  Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән һәм Президент Аппаратыннан хуплау алганнар һәм закон проекты якын киләчәктә беренче укылышта кабул ителер дип исәплиләр.

Россия Федерациясе Урман кодексының 11 статьясы нигезендә гражданнар кыргый үсә торган җимешләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, гөмбәләрне, ашау өчен яраклы башка урман ресурсларын, шулай ук агач булмаган урман ресурсларын үз ихтыяҗлары өчен әзерләү максатында ирекле һәм түләүсез рәвештә куллану хокукына ия. Агач булмаган урман ресурсларына түмәрләр, туз, агач һәм куак кайрылары, чыбык-чабык, ботак азыгы, чыршы, пихта, нарат ботаклары, мүк, урман түшәмәсе, камыш һәм шуңа охшаш урман ресурслары керә. Шул ук вакытта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урман законнарына проектлана торган үзгәрешләрнең, аларның социаль әһәмиятле булуын билгеләп, мөһим булуын ассызыклады. Үзенең чыгышында Иван Валентик икенче укылышта кабул итүгә әзерләү буенча закон проектын өстәмә эшләп бетерүдә булышлык күрсәтүенә берсүзсез әзер булуын белдерде. Документны беренче мәртәбә инде февраль башында ук уку планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International