Дрезден Техник университеты урман белгечләре Татарстан Республикасында “LesPlan” һәм “OMSK” проектларына йомгак ясаячак

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 5 февраленнән 9ына кадәр республикада алман делегациясе визиты көтелә, аның барышында “LesPlan” һәм “OMSK” проектларында катнашучыларның эшлекле очрашуы һәм нәтиҗәләрне презентацияләү көтелә.

“Татарстан Республикасында сабаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерүOMSK” проекты имәнле-юкәле урманнар булдыру максатында Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән утыртмаларын комплекслы тикшерүне, шулай ук аларны үстерү һәм югары продуктлы экологик тотрыклы агачлыклар үстерү һәм формалаштыру буенча урманчылык параметрларын оптимальләштерүне күздә тота.

Икенче проект – “Татарстан Республикасында урман плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану “LesPlan” эшлекле агач материалы үстерү, шулай ук агач плитәләр җитештерүдә һәм биоэнергетика өлкәсендә кулланыла торган агач йомычкасы алу максатында усак һәм каен агачларыннан тиз үсә торган агач плантацияләре булдыруны күздә тота.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2013 елдан бирле Дрезденның Техник университеты урман белгечләре белән хезмәттәшлек итә. Алман делегациясенең көтелгән визиты Татарстан Республикасында “LesPlan” һәм “OMSK” проектларының төгәлләнү этабы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International