Тәрбия системасында һөнәри юнәлеш бирү эше әһәмиятле аспект булып тора. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин берничә мәртәбә ассызыклады: “Белем бирүне үстерү, һөнәри юнәлеш бирү эшенә аеруча зур игътибар бирү зарур. Һөнәр кадрларын әзерләү якын киләчәктәге үсешнең әһәмиятле элементы булып тора”.
“Лубян урман-техника көллияте” ДБ ҺББУ һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, мәктәптә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән һөнәри юнәлеш алу мәсьәләләрендә эшләү максаты белән, чираттагы мәртәбә Кукмара районында булдылар. Урманчылар агитбригадасы белән очрашуга якынча 400 кеше җыелган иде. Урман тармагы белгечләре Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында фильм күрсәтте һәм урманчы һөнәренең барлык баскычлары турында сөйләде.
Агитбригаданың киләсе тукталышы 2018 елның 7 февралендә Саба районына планлаштырыла.