Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында "Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату" өстенлекле проектын эшләүгә багышланган киңәшмә булды. Утырышта Россия су ресурслары, Рослесхоз, Россия Фәннәр академиясе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре катнашты. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге проектны утырту материалы белән тәэмин итүче һәм әлеге утыртмаларга нигез салу эшләрен башкаручы буларак карала. Табигать ресурслары министрлыгында әлеге проектны тормышка ашыру буенча фәнни-нигезләү экспертизасын уздыру турында карар кабул ителде. Экспертиза Россия Фәннәр академиясе тарафыннан уздырылачак.