Узган ялларда Лубян урман-техника көллияте студентлары “Кукмара авыл хуҗалыгы көллияте” һәм ветераннарның “Кукмара” командасы белән дуслык матчында көч сынашты. Ветераннар командасы составында Кукмара муниципаль районы прокуроры Шакиров Ришат Наил улы уйнады. Хоккейчылар тамашачыларны матур уен һәм кызыклы мизгелләр белән сөендерде.