Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы “Урманчылар ишек ача” акциясе уздырылуы турында игълан итә һәм 50 көн дәвамында Россия Федерациясенең барлык субъектларында теләге булган һәркемне урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, урманчыларның һәм урман белгечләренең эше белән танышырга чакыра.
Акция 2018 елның 10 февраленнән 30 мартына кадәрге чорда Халыкара урманнар көнен (БМО генераль ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган – 21 март) билгеләү кысаларында узачак.
Акцияне уздыруның төп максаты – урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнарының, Рослесхозның ведомство буйсынуындагы оешмаларның ачык булуын күрсәтү, үсеп килүче яшь буынга һөнәр сайлауда булышлык күрсәтү һәм тармакка булачак яшь белгечләрнең килүен тәэмин итү. Әлеге акция илдәге гражданнарны мөмкин кадәр күбрәк дәрәҗәдә урманчылыкларның, урман хуҗалыкларының, янгын-химия станцияләренең, урманнарны янгыннардан саклау буенча авиация базаларының, урман-орлыкчылык үзәкләренең, урманнарны тәртипкә китерүчеләрнең, урман паталогларының эше белән таныштыру, урманнарны – илебезнең төп байлыгын саклау һәм үрчетү буенча көн саен көч түгүче хезмәткәрләргә сораулар бирә алу мөмкинлеген бирә.
Аталган чор дәвамында һәр төбәктә кимендә ике учреждение сайлап алыначак, аларда мәктәп укучылары, студентлар һәм ММЧ вәкилләре өчен экскурсияләр оештырылачак. Кунаклар урманчылыкларның һәм янгын-химия станцияләренең техник җиһазланышы, төрле бурычларны хәл итү өчен заманча җайланмалар белән танышачак. Урман белгечләре техника эшен күрсәтәчәк, кунакларны урман биләмәләре буйлап йөртеп, төрле токым агачлары белән таныштырачак, аларның яшен билгеләргә өйрәтәчәк, агачларның үсеш стадияләре, аларны ничек итеп дөрес утырту һәм тәрбияләү турында сөйләячәк.
Экскурсияләр барышында кунаклар шулай ук Россиянең урман хезмәте барлыкка килү тарихы турында, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә йөкләнгән бурычлар спектры турында, урманга янаган куркынычлар һәм алар белән ни рәвешле көрәшеп булуы турында, шулай ук урманны яклау һәм үрчетү өчен һәркемнең хәленнән килгән эшләр турында беләчәк.
“Урманчылар ишек ача” россиякүләм акциясе өченче мәртәбә уздырыла. 2014 һәм 2015 еллар дәвамында акция Россия Федерациясенең барлык субъектларында узды һәм битараф булмаган халык арасында киң кайтаваз тапты. Инициатива күп кенә губернаторлар, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм оешмалар тарафыннан хупланды.
Элегрәк акция җәйге-көзге чорда уздырыла иде һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланды, хәзер исә урман хуҗалыгында эшләүчеләр кышкы чорда урман тармагындагы төрле белгечләрнең нинди эшләрне башкаруы турында белергә тәкъдим итә.