Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры билгеләнде

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфасына Кузюров Равил Әфраим улы билгеләнде. ТР Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин бүген Министрлык коллективын яңа җитәкче белән таныштырды. А.В. Песошин билгеләп узганча, Кузюров үзен яхшы оештыручы, уңышлы җитәкче буларак күрсәтте һәм урман хуҗалыгының яңа башлыгына уңышлар теләде.

Равил Кузюров Аксубай ТАССР Аксубай поселогында туган, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган, белгечлеге – "инженер-төзүче-технолог". Хөкүмәт структурасында һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары булып эшләгән. 2013 елның декабреннән бирле ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы вазыйфасын били иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International