Дрезденның Техник университеты галимнәре белән фәнни-техник совет утырышы булды

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Дрезденның Техник университетыннан килгән алман делегациясе белән эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Германия урманчылары белән 2013 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Бүген яклар “Татарстан Республикасында урман плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану “LesPlan” һәм “Татарстан Республикасында сабаклы имән белән вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү “OMSK” проектлары кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алышты.

Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан очраклы рәвештә генә сайланмады. Чит илләрдәге коллегаларны үзенең барлыкка килгән төньяк-көнчыгыш чигендә яшь имән утыртмаларының үсеше кызыксындырды. Татарстан урманчылары өчен, үз чиратында, уртак проектларны тормышка ашыру имәнлекләрдә урман хуҗалыгы алып баруга, шулай ук усак белән каен кебек тиз үсә торган агач токымнары булдыруга кагылышлы тәҗрибә һәм белем уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Министрлык җитәкчелеге урман хуҗалыгының фән өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә өмет белдерде, сынау өчен ясалган урман кишәрлекләрен Татарстан урманчылары күзәтеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International