Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә чираттагы баланс комиссиясе утырышы булды, биредә "Тәтеш урманчылыгы", "Лаеш урманчылыгы, "Идел буе урманчылыгы" ДКУ һәм "Тәтеш урман хуҗалыгы", "Лаеш урман хуҗалыгы", "Идел буе урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Комиссия, докладларны тыңлаганнан соң, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә аерым кисәтүләр белән бәя бирде. Министр Р.Ә. Кузюров урман законнары бозылуга карата административ йогынты ясау чараларын куллануда нәтиҗәлелекне арттыру, шулай ук исәпкә алынган диләнкене үзләштерү чараларын күрү зарурлыгы турында искәртте. "Планга кертелгән барлык чаралар да ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәлгән булырга тиеш", – диде министр.