22 февральдә, 10.00 сәгатьтә Кукмара районының Лубян авылында (Техникум урамы, 10) Татарстан Республикасы урман тармагы хезмәткәрләре арасында "Урман чаңгы юллары - 2018" спорт бәйрәме булачак. Чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашыр дип планлаштырыла.
Шунысын билгеләп узарга кирәк, "Урман чаңгы юллары" урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында инде гореф-гадәткә әйләнде һәм сигезенче ел рәттән уздырыла. Спорт бәйрәме 500дән артык катнашучыны һәм ярыш кунакларын туплаячак. Чара кысаларында Лубян урман-техника көллияте спорт залында волейбол уены булачак, шулай ук теләге булганнар канат тартышуда һәм армрестлинг буенча да көч сынашып карый алачак.
Урман чаңгыларында мастер-класс һәм "Лошомобиль"дә (ат көче белән хәрәкәт итә торган машина) йөрү мәдәни-массакүләм программаның кульминация ноктасына әвереләчәк.