Равил Кузюров "Лубян урман-техник көллияте"нең җитештерү мәйданнарында булды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне, Кукмара районының Лубян авылына булган эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лубян урман-техник көллияте"нең укыту-җитештерү кишәрлегендә булды: агач кисү, агач эшкәртү цехын карады, биредә агач материалын ялгау линияле сафта. Министр биреә агач эшкәртү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләште.

Шушы ук көнне урман хуҗалыгы министры көллиятнең үзендә дә булды, урман музеен, укыту сыйныфларын карады һәм студентлар белән аралашты. Очрашу барышында ул укучыларга урман хуҗалыгында югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ булуы турында сөйләде: "Тереклек итү тирәлегенә бәйле һөнәр бүген бик актуаль булып тора. Инде хәзердән үк әйләнә-тирәлекне торгызырга, асылда урманнарны яңартырга кирәк, һәм сезгә, әлеге киләчәге булган юнәлешне сайлавыгыз өчен, афәрин", – дип билгеләде урман хуҗалыгы министры һәм укуларында алга таба уңышлар теләде.

Соңрак Равил Кузюров "Урман чаңгы юллары – 2018" спорт чарасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International