Зәй районында гражданнар кабул ителде

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Зәй муниципаль районына барып, гражданнарны кабул итте. Әлеге чара барышында гамәлдәге урман законнарын бозу фактлары буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык фактлар да урынга чыгып тикшерелде һәм раслау тапты. Материаллар җинаять эшләре кузгату өчен хокук саклау органнарына җибәрелде.

Моннан тыш, Зәй муниципаль районының Карамалы бистәсендә яшәүчеләрдән урман бистәләрендә 60-70 нче елларда төзелгән күчемсез мөлкәт объектларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгать килде. Гражданнарга, 2017 елның 29 июлендәге "Дәүләт реестрлардагы каршылыкларны юкка чыгару максатларында Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 280-ФЗ тормышка ашыру кысаларында, әлеге урман бистәләренең урман фонды җирләреннән чыгарылу мөмкинлеге турында аңлатмалар бирелде, алга таба бу хәл әлеге территориядә яшәүчеләргә күчемсез мөлкәт объектларын теркәтү мөмкинлеген бирәчәк.

Урынга чыгып, гражданнарны шәхсән кабул итү эше башка муниципаль районнарда да дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International