Баланс комиссиясе утырышында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясалды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген "Әлки урманчылыгы", "Болгар урманчылыгы", "Биләр урманчылыгы", "Буа урманчылыгы" ДКУ һәм "Әлки урман хуҗалыгы, "Болгар урманхуҗалыгы", "Биләр урман хуҗалыгы", "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ җитәкчеләре 2017 елда эшләнгән эш һәм 2018 елга бурычлар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Р.Ә. Кузюров һәм структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында баланс комиссиясе утырышы булды. 

Хисаплар тыңлап бетерелгәннән соң, ведомствога буйсынган учреждениеләргә урман законнары бозылуын тикшереп торуны көчәйтү һәм беркетмәләр төзү эшен җитдиләтү бурычы куелды. "Урман законнары кагыйдәләре бозылу өчен җәзалар һәркем өчен катгый булырга тиеш. Монды махсус контрольгә алуыгызны сорыйм", – дип искәртте министр.

Каен һәм имән кебек агач токымнарының утырту материалын үстерү өлешендә эшне көчәйтү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International