16 март көнне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Р.Ә.Кузюров рәиселегендә баланс комиссиясе утырышы булды.
“Ары урманчылыгы” ДКУ, “Ары урман хуҗалыгы” ДБУ, “Урман-янгын үзәге” ДБУ һәм “Урман транспорт компаниясе” ҖЧҖ җитәкчеләре 2017 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Комиссия утырышында дәүләт биремен үтәү буенча эшләргә анализ ясалды, Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә өйрәнелде.
Утырыш барышында министр 2018 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чор якынлашуына махсус игътибар юнәлтте һәм бу өлештә барысына да активлашырга чакырды.
Тагын бер мәртәбә башкару дисциплинасы һәм бюджет регламенты үтәлеше турында искәртелде.