Дәүләт урман инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” АКО хезмәткәрләре белән берлектә, агач һәм агач кисүдән барлыкка килгән материалларны ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейдлар уздырды.
Рейдлар барышында сигез хокук бозу очрагы ачыкланды. Болар – агач кисүдән барлыкка килгән материалларны рөхсәт документларыннан башка, шулай ук сату-алу турында алыш-бирешләрне ЛесЕГАИС системасында теркәмичә транспорт белән күчерү фактлары. Әлеге хилафлыкларга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, транспорт чаралары махсус тукталышларга куелды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, административ хокук бозу коралы булып торучы агач материалын яки транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф күләме биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.