Сабада өстәл теннисы буенча атаклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә Россиякүләм турнир узды

2018 елның 24 марты, шимбә

Сабаның "Нурлат" спорт комплексында РСФСР, ТАССР атказанган урманчысы, "Мактау Билгесе" һәм "Октябрь революциясе" ордены кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Россиякүләм турнир узды. ТР урман хуҗалыгы министры ярышларны тантаналы рәвештә ябу чарасында катнашты.

Быел турнир барча Россия буйлап иң көчле 215 спортчыны туплады. Җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Чараның мөхтәрәм кунагы булып шулай ук Рифкать Миңнеханов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International