Бүген, 26 мартта, ТР урман хуҗалыгы министры Удмуртиядә Илкүләм урман форумында катнаша.
Илкүләм урман форумы Дәүләт Думасы, Федераль Җыен, Рослесхоз һзм Авыл хуҗалыгы министрлыгы химаясендә оештырыла. Беренче старт өлешендә Рослесхоз башлыгы Иван Валентик, Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, шулай ук Дәүләт Думасының профильле комитет башлыгы Николай Николаев катнаша.
Форумның төп максаты – ил һәм гражданнар иминлеге өчен Россиянең милли байлыгы буларак урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Форум урман тармагындагы һәр профессионалга перспективаларны ни рәвешле күзаллавы һәм урманнан файдалануны үстерү юллары турында белдерү мөмкинлеген бирәчәк. Закон чыгаручы хакимият вәкилләре өчен форумдагы фикер алышулар алга таба инициатива белдерүгә кагылышлы планнарны билгеләргә һәм гамәлдәге законнарның хокук куллану тәҗрибәсендә чылбырның иң зәгыйфь буыннарын ачыкларга булышачак.
Форум мәйданчыкларында чарада катнашучылар, кыргый үсемлекләрне җыю һәм эшкәртү, аучылык, гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен агач материалы әзерләү мәсьәләләрен дә кертеп, урманнар белән дәүләтнең идарә итүенең нәтиҗәлелек мәсьәләләре, урманнардан күпмаксатлы файдалануны үстерү перспективалары турында сөйләшәчәк. Форумда шулай ук урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруны да читләтеп узмаячаклар, урманнарны янгыннардан саклау, шулай ук урманнарны саклау эшендә иҗтимагый оешмаларны үстерү һәм ихтыяри дружиналарны җәлеп итү темалары да күтәреләчәк.