Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.02.2018 №АХ-П9-1100 йөкләмәсен үтәү максатында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2018 елгы янгын чыгу куркынычы янаган сезонга әзерлеге буенча планнан тыш тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Россия Федерациясе субъектларының 2018 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлеген бәяләү критерияләре буенча, урман-янгын формированиеләренең исәбе һәм махсуслаштырылган урман-янгын техникасы һәм җайланмалары саны урманнарда янгын чыгу ихтималын булдырмый калуда чараларны вакытында күрү һәм аларга каршы нәтиҗәле көрәшү өчен, Татарстан Республикасы территориясендә кешеләрнең иминлеген, икътисад һәм халыкның яшәешен тәэмин итүче объектларның тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә әзер.