Нурлат һәм Буа урманчылыкларында ылыслы һәм яфраклы токым орлыклары карга күмелә

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә ылыслы, шулай ук яфраклы токым орлыклары стратификация максатларында кар өемнәренә күмелә. Күп кенә агачларның орлыкларының үзенчәлекләре шунда ки, алар каты тыгыз тышча белән капланган, ә ул суны начар үткәрә. Нәтиҗәдә орлыклар бик акрын һәм таркау тишелә. Шуңа бәйле рәвештә агач үсемлекләрен орлыкларны стратификацияләмичә генә үстерүе катлаулыга туры килә.

Орлыкларны стратификацияләү – орлыкларны чәчүгә әзерләү ысулларының берсе булып тора, аның төп максаты булып шытып чыгу сәләтен арттыру. Орлыклар берникадәр вакытка, бер айдан алып бер елга кадәр, салкын дымлы тирәлеккә урнаштырыла. Билгеле бер температуралар, дым һәм һава йогынтысы астында орлыкларның тышчалары йомшара һәм шытымнар барлыкка килә. Шуннан соң тишелгән орлыклар махсус субстратка утыртылырга тиеш.

Әлеге эш даими урман питомнигы булган һәр урман хуҗалыгында башкарыла. Татарстанда шундый 50 питомник бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International