Минзәлә урманчылыгында 20 сыерчык оясы эленде

2018 елның 30 марты, җомга

"Минзәлә урманчылыгы" ДКУ белгечләре елына берничә мәртәбә мәктәп укучылары өчен төрле чаралар уздыра – яхшы гадәт буенча сыерчык оялары урнаштырыла. Кагыйдә буларак, биредә мондый акцияләр белән Халыкара кошлар көнен каршы алалар, ул 1 апрельдә билгеләп үтелә.

Урманчылар балаларны урман паркларының берсенә чакырдылар һәм урманның кеше тормышындагы роле, урманда тереклек итүче кошлар турында сөйләделәр.

Хезмәт дәресләрендә балалар укытучылары белән бергә кошлар өчен 20 данә күләмендә оя ясаган. Сыерчык оялары өчен материаллар белән урманчылар тәэмин иткән.

"Без кош ояларын элеп кенә калмадык, ә урман тормышы, анда тереклек итүчеләр турында да күп кенә кызыклы әйберләр белдек. Саф һавада мондый дәресләр күбрәк булсын иде", – дип уртаклашты үзләренең хис-кичерешләре белән балалар.

Иң кызыксынучан һәм кошлар турында иң күп мәгълүмат белүче укучылар бүләкләр һәм яшь урманчы истәлекләре алды. Урманчылар мондый дәресләр заяга узмагандыр дип өметләнә. Һәм киләчәктә балалар алган белемнәрен туган төбәк табигате файдасына куллана алыр, дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International