Түбән Кама урманчылыгында урман хуҗалыгы пенсионерларына ташламалы утын бирелә

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Урман хуҗалыгы ветераннары һәм инвалидлары елына 8 куб метр күләмендә ташламалы утынга исәп тота ала. Әлеге акция "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ коллектив шартнамәсе нигезендә социаль партнерлык максатларында уздырыла.

 Урман хуҗалыгында эшләп инвалидлык яки картлык буенча пенсиягә чыккан хезмәткәрләрнең гаризасы нигезендә, эш стажына бәйсез рәвештә, аларга агач материалы һәм коры-сары бушлай бирелә, ә утын Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән нормалар буенча ташламалы шартларда җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International