Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының 1 нче ротациясе чәчелде. Болар – 500 мең данә күләмендә гади чыршы, шулай ук нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган гади нарат. Нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган утырту материалы югары продуктлылык сыйфатына һәм үсеп китү сәләтенә ия. Хәзерге вакытта теплицаларда кирәкле микроклиматны автомат рәвештә саклау һәм утыртылган материалларга су сибү эшләре башкарыла. Әлеге эшләр 2018 елның май аена кадәр дәвам итәчәк.