ТР Министрлар Кабинетында янгын куркынычы янаган чор башлануга бәйле брифинг булды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында үз докладын статистикадан башлады. Ел башыннан бирле Россия Федерациясе территориясендә инде 252 мең гектар мәйданда 660 урман янгыны барлыкка килгән.

16 апрель буенча урман янгыннарының күпчелек өлеше Амур өлкәсенә туры килә – 161 данә, 177 меңнән артык гектар янган. Анда, урман янгыннарына бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Приморск краенда 30 меңнән артык гектарда 148 янгын очрагы теркәлгән, Байкал аръягында – 9 меңнән артык гектарда 200 очрак.

Министр 15 апрельдә Татарстанда янгын чыгу куркынычы янаган чор башлануы турында сөйләде. Равил Кузюров шулай ук әлеге чорга урманчыларның тулысынча әзер булуы хакында да билгеләп узды. Урман-янгын формированиеләре саны 343 кеше, 310 берәмлек техника тәшкил итә. Республика территориясендә 23 янгын-химия станциясе эшли, шуларның 18е –II типлы ЯХС һәм 5се – III  типлы ЯХС. Янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем формалаштырылган.

Министр билгеләп узганча, 90% очракта урманда барлыкка килгән янгыннарда кешеләр гаепле. Янып китү очрагы янгын куркынычсызлыгы буенча гап-гади кагыйдәләрне үтәмәү аркасында барлыкка килә. Янгыннарның күпчелеге дача сезоны һәм май бәйрәмнәре башлануга бәйле рәвештә чыга.

Равил Кузюров урман янгыннарын булдырмауга юнәлдерелгән профилактика чаралары турында сөйләде һәм штрафлар турында да искә төшерде.    

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтү алуга яисә гражданнарга 1 мең 500 сумнан 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.

Урманнарда махсус янгын куркынычы янаган режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 5 мең сумнан 5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International