Нурлат урманчылыгында тактик-махсус өйрәнүләр узды

2018 елның 28 апреле, шимбә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман янгыннарын сүндерүнең оператив башкарылуы буенча команда-штаб укучыларын уздырды. "Нурлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе территориясе дислокация урынына әверелде. Укуларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР оборона эшләре һәм ГТХ министры урынбасары Александр Орлов, ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Королев, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Уку программасы буенча күл буенда камыш яна башлый, ялкын телләре коры үләнгә күчә. Ялкын акрынлап кына балаларның "Заречье" лагерына да “килеп җитә”. Янгын сүндерү вакытында республиканың төрле районнарыннан урман янгын сагы хезмәткәрләре, шулай ук Самара һәм Ульян өлкәләреннән аларның коллегалары да җәлеп ителә. Өйрәнүләрдә Урман хуҗалыгы һәм ГТХ министрлыгыннан барлыгы 150 хезмәткәр һәм 15 берәмлек техника катнаша.

Янгын барлыкка килгән урынга беренчеләрдән булып урман-патруль төркеме килеп җитте. Утка каршы көрәшүчеләр ранецлы урман янгын сүндергечләре ярдәмендә ялкын телләрен сүндерергә кереште. Аларга ярдәмгә техника: янгын чыганакларын тырмалау өчен сабанлы тракторлар, сулы автоцистерналар килеп җитте.  Ләкин янгын мәйданы урман кишәрлекләренә дә "үрелде". Уку программасына утның шартлыча дача поселогына күчүе турындагы эпизодлар да кертелде. Көйләнгән эш нәтиҗәсендә ялкынны оператив рәвештә сүндерү мөмкин булды. Министр уздырылган өйрәнү нәтиҗәләреннән канәгать калды.

"Без нәтиҗәдән канәгать – барча техника әзер, инвентарь да үз урынында, хезмәткәрләр өйрәтелгән, регламентлар инде расланды", – дип билгеләде Равил Кузюров. 

Татарстанда 7 ел дәвамында урман янгыннары чикләнеп килә, янгын чыгу куркынычы янаган чорда да урманчыларга бу югары күрсәткечне сакларга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International